Ислам тарихы اسلام تاريخی
Ислам тарихы اسلام تاريخی
Татарский 192 стр
(Бу китапта: җир, күкнең вә фәрештәләрнең яратылышы, атамыз Адәм (галәйһи с-сәлам)дән башлап пәйгамбәремез Мөхәммәд (галәйһи с-сәлам)гача килгән барча пәйгамбәрләрнең хәлләре, холәфа-е рашидин улган хәзрәте Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Хәсән вә Хөсәен (разыя Ллаһө тәгаля ганһөм әҗмәгыйн) хәлләре ошандак Кәлам-е шәрифтә зикер ителгән гыйбрәтле вакыйгалар һәр каюсы олыг китапларга мөраҗәгать ителеп Рабгузыйда булган хорафатларны калдырып ачык казан телендә язылды.) "Мөәллифтән бер-ике сүз. Мин бу тарих вә кыйсас-ы әнбияны, мөмкин кадәр дөрест булган Кыйссалардан гына язарга, аслы булмаган сүзләрдән пакьларга, көчем җиткән кадәр тырыштым. Мөгътәбәр булган китаплардан җыеп алып андан соң кайсыныкы мәгъкульрәк бер кәррә күздән кичереп карап дөрестлегенә күңлем канагатьләнгәне соңында гына яздым. Мин алган китаплар: Тәфсир-е казый Байзави, Тәфсире-е Әбү с-Согуд, Имам Фәхретдин әр-Разиның Тәфсир-е кәбире, Мидхәт әфәнденең Кяинат нам тарихы, Хөсәен әл-Җиср әл-Траблөсинең Рисалә-е Хәмидиясе, Тарих-ы Табәри, Алты бармак, Тәфсир-е Хазин, Ибне л-Әсирнең Кямил исемле тарихы вә гайрләр. Әгәр хаталарымны әдәб вә инсаф өзрә күргәзүче булса, я хат илә белдерүче булса мең кәррә тәшәккөр итачәкмен вә икенче табгында күргәзелгән хаталар төзәтелеп басылачактыр. 1332 сәнә-е һиҗрия, рәбигы л-әүвәл - 4, 1914 сәнә-е милядия гыйнвар - 17 ндә тәмам булды. Ихтирам илә: Казый иле карьясендә имам вә мөдәррис Мулла Сабирҗан ибн мулла Габделбәдигъ."
Скачать PDF